Tatarça latin şriftında uqırga teläsägez, latinizator qullana alasız
Җыенны Төньяк Америкада яшәүче татар волонтерлары оештыра. Тамырлары татар милләтеннән булган hәр кеше өчен бу бәяләп бетергесез бер мөмкинлек һәм әлеге мөмкинлекне тудыра алуыбызга чиксез шатбыз!
Сорау-тәкъдимнәр, идеяләр туган очракта, безгә мөрәҗәгать итсәгез, бик сөенер идек. Әгәр җыр-бию, артистлык сәләтегез бар икән, мәдәни кичә сәхнәсенә рәхим итегез!
Әгәр дә сез, нәкъ безнең кебек үк, Татар теленең кыйммәтен аңлыйсыз, шул ук вакытта татар мәдәниятен, мирасын саклап калырга hәм киләчәк буыннарга җиткерергә телисез икән, Татар Яшьләре Грантына иганә ясый аласыз.
