Әмир Хәбибуллин. Мин Казан шәһәрендә туып үстем, аннары АКШка (USA) укырга киттем. Анда химиядә философия докторы (PhD) дипломы белән университет тәмамладым. Бүген дә химия белән шөгыльләнәм. АКШтан соң, мин Канадага күчтем, хәзерге вакытта да Канадада яшим, башта Торонтода идем, ә хәзер Монреаль шәһәрендә тормыш итәм.
Лилия Шаммас. 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр педиатрия һәм эчке авырулар бүлегендә врач-педиатр. Лицензиясе: Флорида штаты медицина лицензиясе. 2010 – 2011 еллар – Тусон балалар медицина үзәгендә педиатр. Медицина ординатурасын (гомум педиатрия) 2009 елның декабрендә тәмамлаган. 2007-2009 еллар – PGY-2, 3 Флорида университеты педиатрия ординатурасы – Шандс больницасы, а/я 100296 Гейнсвилл, Флорида, 32601. Программаның директоры: Морин Новак, медицина фәннәре докторы. 2006-2007 PGY-1: Маунт-Синай медицина мәктәбе (Джерси-Сити кампусы), педиатрик ординатура.1999-2006 – USMLE имтиханнарына һәм башка ECFMG таләпләренә әзерләнү һәм бирү, Феникс, Аризона.1992-1999 – Казанский дәүләт медицина университеты, Казан, Русия медицина врачы.
Иделия Хисмәтова. United Airlines планлаштыру челтәре бүлеге аналитигы, Тын Океан маршрут челтәрен барлыкка китерү өстендә эшли. Иделия күптән түгел генә Чапел-Хиллдагы Төньяк Каролина университетын статистика, аналитика һәм тирә-юнь турындагы фәннәр өлкәсендә дәрәҗә белән тәмамлаган. Ул, әлеге дәрәҗәләрне кулланып, авиация тармагын тагын да экологик итәр өчен, тотрыклы үсешне авиация белән берләштерергә планлаштыра.
Рамилә Сәүбәнова. Татар профессиональ музыканты Рамилә Сәүбәнова үзенең музыка юлын Русиянең Түбән Кама шәһәрендә башлый. Ул 8 яшендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Халыкара конкурслар лауреаты, World Vision Music 2021 халыкара конкурсының Гран-при иясе, Татарстан президенты стипендиясенә, шул ук вакытта башка стипендияләргә дә лаек була. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белгеч (2018), магистр (2020) дәрәҗәләрен һәм Джон Хопкинс университеты Пибоди Консерваториясендә музыка сәнгате докторы (2023) дәрәҗәсен ала. 2020 елда Пи Каппа Лямбда берләшмәсенә кабул ителгәннән соң аның бөтен дөнья буйлап мавыктыргыч музыка сәяхәтләре башлана: Русия, Франция, Швейцария, АКШ һәм аның яраткан туган җире – Татарстан. Музыкадан тыш, гаилә белән ял итү, табигать кочагында булу, әдәбиятнең серле дөньясында гизү аның күңеленә хуш килә.
Айдар Вафин. Идәрә һәм мотивация осталыгына ия булган актив лидер, эшкуар, инвестор, автор һәм АРФЕНга нигез салучы, икътисад фәннәре докторы. Лидерлык һәм бизнес үсеше тарихы белән шөгыльләнүдә 10 елдан артык тәрҗибәсе бар. Ул үзенең төрле төсләргә бай булган тормышында язмыш борылышларын ярата; алар һәвакыт уңыш китерәләр. Ул – тәҗрибәле сәяхәтче, дөньяның берничә илендә яшәп караган. Бер еллык дөнья сәяхәтеннән соң АКШта урнашкан. Күптән түгел аның EB-1A мөрәҗәгате гадәттән тыш шәхес буларак хупланган, һәм ул Америка Кушма Штатларында Законлы Даими Резидент статусын алган.
