Skip to content

Шәхесләрнең биографиялары

Агнес Кефели – АКШ Аризона университетының дин белеме профессоры. Русия империясендә мөселманнарның килеп чыгышы турындагы фәнни китап авторы. Бу китап 2015 елда Реджинальд Зельник исемендәге премиягә лаек була. Хәзерге вакытта галимә Советлар Берлеге вакытында татарларның яшәешен һәм Советлар берлеге җимерелгәннән соң Евразия киңлекләрендәге татар тормышын өйрәнә. Аның бу фәнни тикшерүе Халыкара гуманитар үзәкнең Бенджамин Дюк исемендәге фонды стипендиясенә ия.

Хелен Фаллер – Антропология белгече. Русия, Татарстан, Үзәк Азиядә төрле фәнни тикшеренүләр башкарган, 30 еллык тәҗрибәсе булган галимә. Ул «Милләт, тел, ислам: Татарстан суверенитетына таба хәрәкәт» дип исемләнгән  китап авторы.  Китап 2011 елда CEU University Press нәшрияты тарафыннан басылган. Хәзерге вакытта ул Германиянең башкаласы Берлинда яши. Биредә ул Русиядәге деколонизация күренешен өйрәнә, Русия белән Украина сугышы, хатын-кызлар турында яза. 9 ай дәвамында ул Казахстан белән Кыргызстанда этнографик тикшеренүләр алып барды. Ул бу эшне Фулбрайт стипендиясе ярдәмендә башкарды. Күптән түгел аның бу фәнни эше китап буларак дөнья күрде. Ул Ефәк юлында пилмән кебек ризыкның барлыкка килүе турында. Киләсе китабында исә Хәзәр каһанлыгында катык әзерләү һәм ашау мәдәнияты тасвирланачак.

Руслан Гарипов – АКШ Вашингтон унивирситетының халыкара мәктәп профессоры. Русиянең хәзерге сәясәте, хокуклары турында, Арктика үсеше һәм асаба  халыкларының хокуклары турында курслар укый. Ул —Woodrow Wilson үзәге, Дөнья банкы, БМО каршында уздырылган тикшерүләрдә катнашкан тәҗрибәле белгеч. Гарипов Казан дәүләт университетының хокук белеме докторы, Вашингтонның юридик көллиятендә халыкара хокуклар тикшерүләре уздырып магистр дәрәҗәләренә лаек булган. Ул – ике китап авторы. Аның берсе 2012 елда басылып чыга, ул дөнья хокуклары яссылыгында асаба халыкларның хокукларын яклауга багышланган. Икенче китабы «Русиядә һәм АКШта асаба халыкларының хокукларын яклау» дип атала. Гариповның бихисап фәнни мәкаләләре рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән фәнни журналларда басыла. Аларның күпчелеге аның шәхси сәхифәсендә урнаштырылган: www.ruslangaripov.com.

Роза Әюпова – лингвист, филология фәннәре докторы. Ул заманча телләрне чагыштырып саллы фәнни хезмәтләр язган шәхес, чит ил телләрен өйрәтү методикаларын өйрәнгән белгеч. Роза Әюпова – йөзләгән фәнни мәкаләләр, биш монография авторы. Алар халыкара фәнни журналларда бастырылган. Ул шулай ук рус-инглиз-немец-төрек-татар фразеологик сүзлек авторларының берсе. Ул 20 ел дәвамында Казан дәүләт университетында эшләгән, инглиз телен укыткан, тәрҗемә эшенең теориясе, мәдәниара багланышлар, инглиз теленең лексикологиясе курсларын алып барган. Хәзерге вакытта Роза Әюпова фәлсәфә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү, балалар психологиясе өлкәләрендә тикшеренүләр уздыра.

Ренат Шәйхетдинов  фәнни эзләнүләре этник конфликтларны, власть бүленеше механизмнарын, дин һәм дәүләтне, постколониаль сәясәтне, шулай ук элеккеге Советлар Берлеге һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европа сәясәтен үз эченә ала. Урта Идел буенда урнашкан Казан шәһәрендә туып үскән Ренат Шәйхетдинов берничә телдә иркен сөйләшә, шул исәптән татар, рус һәм төрек телләрендә дә. Ренат – Флорида Атлантик университетының политология факультеты доценты һәмаспирантура директоры. Ренат Төркиянең Истамбул шәһәрендәге Босфор университетының сәясәт белеме һәм халыкара мөнәсәбәтләр һәм социология бакалавры дәрәҗәсенә ия.  Академик эшчәнлеге белән беррәттән Ренат ISA  Глобаль IR бүлеге (GIRS) секретаре булып тора һәм ISA дин һәм IR (REL) бүлеге Премияләр председателе вазифасын башкара.

Чулпан Хисмәтова — гамәли тел белеме һәм мәгариф өлкәсендә кешеләрнең үз-үзен тотышын тикшерүче тәҗрибәле белгеч. Ул инглиз һәм рус филологиясе һәм педагогикасы магистры дәрәҗәсенә ия: әлеге фәннәр тел белеме, әдәбият, уку-укыту методикасы һәм уку-укыту үсеше психологиясе өлкәләрендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне үз эченә ала. Чулпан Хисмәтова Казан дәүләт университетында  чагыштырмалы тел белеме өлкәсендә фәннәр кандидаты дәрәҗәсен, Дьюк Университетында исә кешенең үз-үзен тотышын тикшерү методлары һәм техник коммуникацияләр өлкәсендә сертификатлар ала. Чулпан Дьюк Университеты бизнес-мәктәбендә, тикшеренү эшчәнлегенә дисциплиналарарасы якын килү ысулын кулланып, кешеләрнең үз-үзен тотышын тикшерү-эзләнү лабораториясен җитәкли. Аның академик кызыксынулары күптеллелек һәм карар кабул итү белән бәйле. Ул һәрвакыт өч телне табигый рәвештә бергә куша һәм аларның һәрберсен югары дәрәҗәдә куллануда тотарга тырыша. Чулпан туган телне һәм кул эше сәнгатен саклау белән, шулай ук тотрыклы рәвештә гамәлгә ашыру белән мавыга.

Алимә Сәләхетдинова – Аризона штаты Университеты критик телләр институтының татар теле укытучысы, «Alima Academy» халыкара онлайн татар мәктәбенең директоры. Шул ук вакытта Алимә Төньяк Америка татар җыенының башкаручы директоры һәм татар теле буенча консультанты да булып тора. Алимә Сәләхетдинова татар тарихы һәм мәдәнияте магистры дәрәҗәсенә ия. Хәзерге вакытта ул Оттава университеты ике телле тикшеренүләр факультеты аспирантурасында укый һәм профессор Николай Славиковның фәнни хезмәткәре вазифасын башкара.