Skip to content

Чыгышларның кыска мәглүматы

Агнес Кефели «Шүрәле, табигать сакчысы» Шүрәлене һәм татарда телгә алына торган башка рухларны өйрәнү ни өчен кирәк? Япон мифологиясе белгече Майкл Дилан Фостерның сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк, рухлар вакыт агышы белән үзгәреп торган күпчелек мәгънәләрне үзләренә кабул итүчеләр булып торалар, татар мифологиясе дә моңарга искәрмә түгел.Шүрәленең үткән юлын күзәткәндә, татар җәмгыятен  1917 елгы инкыйлабка кадәр һәм аннан соң формалаштырган көчләрне күрергә мөмкин. Рухлар кешеләрнең үз травмаларын ничек гәүдәләндерүләре, җитди үзгәрешләр чорында үз-үзләрен ничек тотулары белән бәйле караш һәм ышануларны чагылдыралар.  Әлеге презентациядә татар совет рәсем сәнгатендәге урман рухы турында сүз барачак. 1960-1970 елларда шүрәленең совет чоры  билгеләмәсендә яңа этәрелеш була: ул яулап алынган табигатьнең символы булудан чыгып, табигать сакчысына әверелә. Әлеге үзгәреш Урта Идел һәм Уралның сугыштан соңгы туктаусыз индустрияләштерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән социаль һәм экологик куркуларны чагылдыра.

Руслан Гарипов «АКШ һәм Русиянең төп халкы: халыкара хокук һәм дәүләт эчендәге кагыйдәләр» Дөньяда яшәүче халыкларның күбесенең күпмилләтле һәм күпмәдәниятле булуы аркасында (федераль дәрәҗәдә танылган алты йөз кабиләсе булган Америка Кушма Штатларын һәм ил эчендә ике йөзгә якын этник төркем яшәп ята торган Россияне дә исәпкә алып), бүгенге көндә төп җирле халык мәсьәләсе аеруча мөһим һәм саклык белән каралырга тиешле мәсьәлә булып тора. Америка индеецлары яши торган резервацияләр бүгенге көндә АКШ структурасындагы вәкаләт һәм суверенитет бирелгән бердәнбер милли-территориаль оешма булып санала.    1778 елдан алып 1871 елга кадәр АКШ федераль хөкүмәте төрле индеец кабиләләре белән 370 тән артык договор төзи. Шул ук вакытта төп халыкларның барысының да уртак проблемасы бар: АКШ та да, Россиядә дә алар телләрнең юкка чыгуы һәм мәдәниятнең югалуы мәсьәләсе белән кара-каршы тора. Сан бусагасы сәбәбе аркасында Россиядәге төп халыкны “аз санлы төп халык” дип атыйлар. Бу дөньяда шактый уникаль күренеш һәм ул охшаш проблемаларга һәм характеристикаларга ия булган, ләкин ахыр чиктә төп халык итеп танылмаган, кабул ителмәгән төркемнәр арасында ассимметрик канунлы яклауны барлыкка китерә. Һәр ике илдә төп халык хокукларын тәэмин итүдә бүген халыкара стандартлар гаять зур роль уйный. Элегрәк халыкара хокук колонияләштерү һәм территориаль яулап алу инструменты буларак каралса, хәзер  ул АКШ та да, Россиядә дә төп халыкларның хокукларын саклауга юнәлгән милли кануннар булдыру, аларны үстерү өчен мөһим ориентир һәм көчле драйвер булып санала.  

Роза Әюпова “Заманча бәйсез татар мәгарифенең төп принциплары” Чыгыш татар мәгарифе тарихы, фәлсәфәсе һәм төп принципларына гомуми күз салу белән башланачак. Шуннан соң мин татар булмаган мәдәни мохиттә яшәүче һәм тәрбияләнүче татар яшьләре һәм аеруча балаларына кызык була алган заманча мәгариф фәлсәфәләренә аерым тукталачакмын. Нәтиҗә буларак, мәгариф проекты үрнәге тәкъдим ителәчәк.

Һеллен Фаллер “Европада татар диаспорасында активизм, 2022-2023” Мин 2022 елның сентябрендә Супер Алисә концертында очраткан татарларда тел һәм мәдәни активизмын кыскача тасвирлаячакмын. Бу активлык Русиядә мобилизациядән качкан татарларга ярдәм итү максатыннан төзелгән “Татар ярдәм” каналын булдыруны, шагыйрә Динара Рәсүлнең югалткан телләрдә шигырьләр язу остаханәсе, Марсель Ганиевның “Tatar Identity” дип аталган подкасты, Булат Шәйминең төрки телләрне чагыштыру видеолары, безнең төркемнең Аигел музыкасын хуплап, Ютуб блогеры Юрий Дудька биргән интервью, Аигелнең гаять популяр булган “Пыяла” җырын татар телен укыту ысулы буларак куллануны үз эченә ала. Вакытыбызның чикле булуы аркасында мин бу темаларга тирән тукталып тормаячакмын

Ренат Шәйхетдинов Яңа (һәм элеккеге) авырлыклар каршысында Идел татарларының тотрыклы түземлелеге. Әлеге чыгышның максаты – Рәсәйнең иң зур этник азчылыгы һәм дөньяның һәм Европаның иң зур дәүләтсез милли-этник төркемнәренең берсе булган Идел яки Казан татарларының иҗтимагый-сәяси процессларын эзлекле рәвештә күзәтү. Моның белән бергә татарларга бәйле кайбер төп вакыйгалар да киңрәк сәяси контекстта яктыртылыр. Тотрыклылык стратегияләре, аеруча мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм фикерләү рәвешен яңадан формалаштыруга куелган тырышлык ассызыкланыр. Шулай ук коммунизмнан соңгы үзидарә көрәше, Мәскәү белән ирешелгән хакимият бүленеше килешүе һәм Ельциннан соңгы сәясәт тикшерелер. Татарларның исән калу перспективаларының кыска бәяләмәсе турында сүз барыр.

Чулпан Хисмәтова һәм Алимә Сәлахетдинова “Күптелле баш мие һәм татар теле мирасының көче”Соңгы 15 елда берничә телдә эшләүче баш миенең неврологик һәм функциональ үзенчәлекләре турында тикшеренүләр ныклап таралыш тапты. МРТ җиһазларының баш миен өйрәнү өчен кулланылышы, Төньяк Америкада киң таралган күптеллелек зыянлы дигән фикерләүгә каршы чыгу теләге, бихевиорист галимнәрнең күптелле кешеләрнең бер телле кешеләрдән аермалы буларак карарны кабул итү процессларын өйрәнү омтылышы – болары барысы да күптелле баш миенең өстенлеген билгеләүдә нәтиҗәле эш күрсәтә. Чыгыш күптелле баш миенең көчле якларын яктыртачак. Ул шулай ук психологик сәламәтлек өчен туган телнең мөһим ролен күрсәтәчәк.  Бу тема кайбер тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итә башлады гына. Татар теле мирасының байлыгын аңлау эчке мотивацияне арттыра һәм татар телен камилләштерүгә китерә.